"Гаилә һәм гаилә кыйммәтләре»

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

«Тылсым халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең» гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Вафина Йолдыз Назим кызы һәм Мифтахова Гөлия Ибраһим кызы, Татарстан Республикасы буенча Федераль Җәзалар үтәтү хезмәте идарәсенең җинаять - башкарма инспекциясе өлкән инспекторы Фазылҗанов Айнур белән берлектә,Кукмара мөхтәсибәте вәкиле Ришат хәзрәт белән «Гаилә һәм гаилә кыйммәтләре» темасына очрашу оештырдылар. Чараның максаты: балигъ булмаган балалары булган шартлы рәвештә хөкем ителгән ата-аналарның кеше тормышындагы роле, гаилә кыйммәтләре турында күзаллауларын киңәйтү, һәр кеше өчен гаилә учагының әһәмиятен ачу, гаиләдә дустанә мөнәсәбәтләр булдыруга омтылышны үстерү.

 Ахырда дини конфессияләр вәкиле барлык катнашучыларга да әхлак, намус, күңелне камилләштерү һәм үз-үзен тәрбияләгән " Куңел кузе» китабын бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International