Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында өмә

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

     20 нче апрель көнне Мамадыш интернат-йорты территориясендә өмә узды. Интернатта яшәүчеләр һәм хезмәткәрләр оешкан төстә территорияне узган елгы яфраклардан һәм коры үләннән чистарттылар. Искиткеч һава торышы күтәренке кәеф һәм хезмәткә сәләтле булу мөмкинлеге бирде. "Саф һава һәм физик йөкләнеш-сәламәтлекне ныгытуның иң яхшы ысулы", - диләр өлкәннәр һәм инвалидлар.

    Өмә актив һәм күтәренке рух белән узды. Өлкәннәр һәм инвалидлар территорияне җыештыруда кулдан килгәнчә ярдәм иттеләр. Төзекләндерелгән, чиста территория күзләрне шатландыра.

     Һәр уртак эшчәнлек коллективны берләштерә. Әгәр бу хезмәт эшчәнлеге булса -нәтиҗәсе ике тапкыр яхшырак була. Интернат-йортта яшәүчеләр моңа инандылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International