"Халык уеннары" программасы буенча "Пешекче"дигән яңа уен уйналды. Балаларга "пешекче"сүзенең әһәмияте аңлатылды. Аннары балалар төрле халык уеннарын уйнадылар. Уенда балалар ял итә дә алдылар. Дуслыкны ныгыттылар.
Жырдай монлы татар теле
Балалар һәм яшүсмерләр өчен Яр Чаллы шәһәре” шәһәр округындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Солнышко” Реабилитация үзәге” дәүләт автоном учреждениесендә үткәрелгән барлык бәйрәмнәрдә, чараларда актив катнашалар. Г. Тукай туган кененә һәм « Жырдай монлы татар теле» ТАССРның 100 еллыгына багышланган. «Весенняя неделя добра - эстафета добрых дел #ДОБРЫЙ ТАТАРСТАН» акция кысаларында 22 апрельдә танып – белү чарасы үткәрелде. Чарада 23 бала , 12 әти – әниләр катнашты. Шәһәрнең матурлыгы, байлыгы, халык ара дуслыгы һәм татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай турында сөйләнде. «Чума урдек», « Шурале», «Йозак» исемле уеннар үткәрелде, «Шурале» әкиятеннән өзек күрсәтелде.
Питрәч муниципаль районы дәүләт автоном “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә 18.04.19 көнне балигъ булмаган яшүсмерләр эшләре буенча инспектор катнашында “Җаваплы ата- аналар мәктәбе” клубның утырышы узды
2019 нчы елның 21нче апрель көнне Югары Утар балалар йорты интернатында тәрбияче Идрисова Сирена инициативасы буенча «Сахаров А.Д. тормышы турында” темасына дәрес үткәрелде.
«Чирмешән муниципаль районы “Мәрхәмәтле йөрәк” Халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге” ДБУнең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе “Минем авылым – минем кече Ватаным” дип исемләнгән балалар рәсемнәре бәйгесе игълан итте.
Тормыш тамчысы
«Язгы игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы» акциясе кысаларында 20нче апрель көнне “Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә ирекле һәм түләүсез донорлыкны пропагандалау максаты белән, тәрбияче А. В. Борисова «Тормыш елгасы» исемле коллектив иҗади эш оештырды. Башта донорның башка кешене коткару өчен үз канын биргән кеше булуы турында әңгәмә үткәрелде.
Ә аннары балалар кәгазьдән кызыл кан тамчылары шаблоннарын өзгәләү аппликация ысулы белән ясадылар һәм «тормыш елгасына» ябыштырдылар.
Туган якны өйрәнү аша гражданлык хисе тәрбияләү максатыннан, 2019 елның 19 апрелендә гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Баһавиева А. И. һәм социаль педагог Мөхәммәтҗанова А.А. “Әтнә районы туган якны өйрәнү музеена” экскурсия оештырдылар. Чарада бүлекчәдә исәптә торучы 10 бала катнашты. Экскурсия Татарстан Республикасының архитектура, мәдәният мирас исемлегенә кертелгән һәйкәлләрнең берсе булган Даутовлар йортын караудан башланды. Йорт XIX гасырның икенче яртысы- XX гасыр башында төзелгән. Революциядән соң йорт хуҗасы гаиләсе белән сөргенгә сөрелгән. 2010 елдан биләмә музей буларак кулланыла башлаган. Биредә Әтнә районы туган якны өйрәнү музее фонды урнашкан. Мондый экскурсияләр балаларда туган якның тарихын өйрәнү аша туган җиргә мәхәббәт тәрбиялиләр.
Арчаның « Исток надежды» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге берничә ел инде акватерапияне тернәкләндерү ысулы итеп куллана. Бу ысул «Арча» спорт комплексы ачылганнан соң мөмкин булды.
«Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Чиста йорт, чиста ишегалды» акциясе игълан ителде.
«Яр Чаллы шәһәре» шәһәр округындагы «Доверие» үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә социаль хезмәт алучыларының «Чаллыда эшлә» шәһәркүләм акциясе кысаларында «Эфир» телекомпаниясенә оештырылган экскурсия вакытында профессиональ эшчәнлекләре телевидение белән бәйле булган кешеләрнең эше белән якыннанрак танышу мөмкинлеге булды.