“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә “Без чисталык һәм тәртип өчен!» дигән гомумишәһәр җыештыру өмәсе

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

22 нче апрель 2019 нче ел, дүшәмбе

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ел саен үткәрелә торган, учреждение янындагы территорияне төзекләндерү һәм җыештыру буенча “Без чисталык һәм тәртип өчен!" дигән гомумишәһәр җыештыру өмәсе булып узды.

Чараның максаты: экологик культура, санитар чисталыгын, тәртипне үстерү һәм май бәйрәмнәренә әзерлек иде.

Чарада Үзәкнең барлык хезмәткәрләре һәм администрациясе актив катнашты. Участок территориясен, кыш барышында җыелган чүп-чардан чистарттылар, узган елгы яфракларны, үләннәрне җыйдылар, куакларның коры ботакларын кистеләр һәм чәчәк түтәлләрен тәртипкә китерделәр.

Администрация барлык хезмәткәрләргә бердәм эш һәм Үзәк территориясен төзекләндерүдә катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

Өмәдә 35 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International