26 апрель көнне безнең республика бөек татар шагыйре Г. Тукайның туган көнен билгеләп үтә.
Бу сәгатьнең максатлары:
- кешеләрне Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты белән таныштыру.
- халыкта Г. Тукай әсәрләре аша намуслылык, гаделлек, игелеклелек һәм ярдәмчеллекне формалаштыру.
- туган табигатьнең матурлыгы, татар халкына хөрмәт, аның гореф-гадәтләренә, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү, гүзәллекне аңлау.
26 апрель көнне Татарстанда 1992 елдан бирле Туган тел көне буларак билгеләнеп үтелә . Бу көнне республикада Габдулла Тукайның «Туган тел» шигырендәге юллар һәр җирдә яңгырап тора: ул бөтенхалык татар гимнына әверелде. Шагыйрь бары 27 ел гына яшәгән, ләкин бик зур иҗади мирас калдырган. 10 меңнән артык шигырь юллары: 400дән артык шигырь һәм 9 поэма, шулай ук 350 хикәя, очерклар һәм истәлекләр язган. Тукай хезмәтләре дөньяның 50 дән артык теленә тәрҗемә ителгән. Бүген "Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында" мәдәни чаралар оештыручы Бадретдинова Г. С. белән берлектә Г. Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган. әдәби сәгать үткәрелде. Башта аның биографиясе белән таныштылар. Әңгәмә үткәрделәр, аның "Шүрәле", "Су Анасы" кебек әсәрләрен укыдылар, "Туган тел", "Туган авыл", "Бәйрәм бүген"җырларын искә төшерделәр. Өлкәннәребез бик игътибар белән тыңладылар, үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар.
Тукай китаплары матурлыкка, игелеккә, хезмәт сөючәнлеккә өйрәтә, шәфкатьле, гадел һәм кыю булырга өнди.
Канташучылар саны – 12 кеше.