26 апрель - бөек татар шагыйре, Габдулла Тукайның туган көне буларак билгеләп үтелә. Бүген «Теплый дом » приютында «Г.Тукай безнең йөрәкләрдә» дип исемләнгән бик матур, эчтәлекле әдәби кичә узды.
Кичә барышында шагыйрьнең тормыш юлы искә төшерелде hәм презентацияләр белән үрелеп барды."Кызыклы шәкерт", "Бала белән күбәләк", "Эш беткәч уйнарга ярый" әсәрләре сәхнәләштерелде. Балалар Тукайга багышланган шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, «Сарык белэн кәҗә» әкиятен карап үттеләр. «Тукай геройлары» дигэн темага рәсемнәр ясадылар.
Г.Тукай үзенең иҗат җимешләре аша хезмәтне, табигатьне, кешеләрне яратырга; гадел, мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Ә балаларыбызның аның әсәрләрен белүләре, кызыксынулары, татарча матур итеп сөйләүләре безнең-тәрбиячеләрнең күңелендә горурлык һәм якты хис уята.