25 апрель 2019 ел
«Язгы игелек атнасы» кысаларында Теләнче - Тамак урта мәктәбенең «Оста куллар» түгәрәгенә йөрүче укучылары Тукай картлар һәм инвалидлар интернат – йортында социаль хезмәт алучылар өчен мастер – класс оештырдылар. Ветераннарыбыз мәктәп укучылары белән берлектә бик матур эчтәлекле «Игелек – ул...» дип аталган плакат ясадылар . Әлеге чараның һәр катнашучысы плакатта игелек сузен ничек аңлавы турында үз фикерен язды.