«Шигърият көне»

2019 елның 26 апреле, җомга

26 апрель көнне Тукай районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат - йортында авыл китапханәсе, мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм коррекцион  мәктәп укучылары белән берлектә бөек татар шагыйре Г. Тукайның туган көненә багышланган « Шигърият көне» дип аталган чара үткәрелде. Чарада катнашучылар талантлы татар шагыйре иҗатын искә төшерделәр. "Алтын битлек» театр коллективы әкиятләрдән өзекләр күрсәтте, коррекцион мәктәп  укучылары шагыйрь Габдулла Тукайның шигырьләренә язылган  җырлар җырладылар. Чара барысына да бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International