Яңа Чишмә картлар йортында мастер -класс

2019 елның 26 апреле, җомга
      Георгий тасмасы соңгы елларда Россия чынбарлыгы символларының берсе булып тора. Кара-кызгылт сары төстәге бу тасма Бөек Ватан сугышында Җиңү көненең төп атрибутларының берсе булып тора. Кызганычка каршы, Георгий тасмасын үз киемнәренә ничек дөрес беркетеп йөртүне кешеләрнең бик азлары гына белә. Бүген Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта мастер-класс узды. Волонтер кызлар - туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән бергә Георгий тасмаларыннан брошка ясадылар һәм аларны һәр катнашучыга беркеттеләр. Алар Георгий тасмалары барлыкка килү тарихы, кара һәм кызгылт төс нәрсәне аңлата, тасманы ничек дөрес кияргә икәнен аңлатып киттеләр.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International