1945 елның Җиңү мае тарих битләренә кереп бара. Бөек Ватан сугышы ветераннарының сафлары көннән - көн сирәгәя.
Бу көннәрдә ветераннар тирә-юньдәгеләр тарафыннан аеруча игътибарга лаек Бүгенге көндә аларның иң яшь дигәннәренә дә - 90 яшь. Күпләрнең сәламәтлеге какшаган, 9 Майга багышланган чараларда катнашу мөмкинлеге дә, килеп бәйрәм белән котлардай кешесе дә юктыр. Ә бит ялгыз өлкән яшьтәге кешеләр безнең игътибарга, кайгыртуга, күңел җылысына мохтаҗ…
Шуңа күрә волонтёрлар тарафыннан «Ветеранны котла! " акциясен оештыру һәм аны үткәрү турында Карар кабул ителде. Акциянең төп максаты: ветераннарны котлау гына да түгел, ә бәлки бигрәк тә хәзерге көндә өлкәннәргә җитми торган кешеләрчә гади аралашуны тормышка ашыру. “Шәфкатъ” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге каршындагы "Волонтер» иреклеләр үзәге активистлары һәм үзәк җитәкчесе Хузина Гөлнара Ильяс кызы бу акциядэ катнаштылар. Алар Файзуллин Мөхәррәм Файзулла улын Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан тәбрикләделәр, аның тормыш юлы һәм сугыш елларындагы хәтирәләре белән уртаклаштылар.