9нчы Май бәйрәме алдыннан «Яшел Үзән» газетасы ел саен үткәрелә торган «Ветеранга чәчәк бәйләме бүләк ит!» акциясен игълан итте. «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр традицион рәвештә иҗади конкурста актив катнаштылар. Чараның максаты - Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә карата горурлык һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү. Балалар толларга, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш балаларына чәчәк композицияләре, котлау открыткалары ясадылар һәм сәламәтлек, бәхет, озын гомер теләделәр.