2019 елның 29 апрелендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Җир – без синең өчен җаваплы ” дигән экологик викторина үтте.
Шөгыльнең максаты булып җир турындагы белемнәрне гомумиләштерү, табигатькә мәхәббәт тәрбияләү булды.
Шөгыль “Җир турында” танып – белү буенча фильм карау белән башланды.
Икенче өлештә викторина булды, табышмаклар чиштеләр, рәсемнәр карадылар.
Шөгыль иҗади эш белән вак кәгазьләрдән аппликация ясау белән тәмамланды.
Чара бик күңелле үтте, барлыгы 16 кеше катнашты.