Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Өйгә йөрү җыеннары”

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Сарман муниципаль районындагы “Шәфкатъ” “Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге”нең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре газ хезмәте, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, җирле үзидарә белгечләре белән берлектә 70 һәм аннан да өлкәнрәк ялгыз яшәүче гражданнарның өйләренә барып социаль җыеннары үткәрәләр. Җыеннар өлкән яшьтәге гражданнарның социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗлыгын билгеләү максатыннан сораштыру оештырыла.

          Сарман муниципаль районында 70 яшьтән өлкән ялгыз яшәүче 1534 кеше яши. Бүгенге көндә актлар төзү белән 880 гражданнарга  тикшерү үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International