«2018 - Ел хәйриячесе» республика конкурсында җиңүче - Сарман муниципаль районының «Шәфкатъ» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәре

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

«Ел хәйриячесе» акциясе 2007 нче елдан башлап,  ел саен уздырыла. Ул хәйриячелек хәрәкәтен үстерү, яңа формаларын булдыру  һәм аларны тарату максатыннан үткәрелә.

   Яхшы эш – гамәлләр бервакытта да игътибардан читтә  калмыйлар. Быел да  «2018 - Ел хәйриячесе» традицион республика конкурсына йомгак ясалды. Анда социаль  яктан мөһим булган проблемаларны һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауда үзеннән зур өлеш керткән Сарман муниципаль районындагы «Шәфкатъ» халыкка комплекслы социаль  хезмәт күрсәтү үзәгенең  волонтёрлык хәрәкәте лидеры, социаль педагог Вагизова Ләйсән Салимхан кызы “Физик затлар” номинациясендә җиңүче булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International