4 нче май конне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре, “Нургали” мәчете белән берлектә, безнең приютта кунак булдылар. Алар балалар өчен күп кенә уеннар һәм бүләкләр әзерләп алып килгәннәр иде. Балалар белән бик җылы, матур әңгәмә кордылар, аралаштылар. Балалар төрле, күмәк уеннарда уйнап, көчләрен сынаштылар, һәм лаеклы бүләкләр алдылар.Сабыйларның куанычтан йөзләрендә нур балкыды, бик канәгать калдылар. Безнен балаларны куандырган очен, аларга чын кунелдэн рэхмэт эйтэбез.