«Хезмәт десанты». КЦСОН Менделеевск

2019 елның 6 мае, дүшәмбе

Менделеев муниципаль районында " Өмет Яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан социаль хезмәткәрләр «Хезмәт десанты» дигән акция үздырдылар. Акция кысасында Бөек Ватан сугышында катнашучыларның шәхси йорт янындагы территорияләрен тәртипкә китерделәр.

Акциянең максаты-Бөек Ватан сугышында катнашучыларга ярдәм күрсәтү, буыннар бәйләнеше.

Бүлекчә хезмәткәрләре «Яшь тимурчылар» волонтерлар хәрәкәте вәкилләре белән берлектә ветераннарның йорт яны территорияләрен тәртипкә китерделәр: ишегалларын коры үлән һәм чүп-чардан чистарттылар, түтәлләр казып чыктылар.

Ветераннар ирекле ярдәмчеләргә рәхмәтле, балалар белән очрашуга һәм танышуга шат булдылар, чөнки һәр ярдәм, яшь буын вәкилләре тарафыннан  игътибар билгесе - алар өчен бик мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International