2019 елның 15 апреленнән 15 маена кадәр «Һәр балага -тигез мөмкинлекләр» проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасында ел саен үткәрелә торган «Макулатура җый - балаларга ярдәм ит!» экологик акциясе үткәрелә. Макулатура җыюдан кергән акча Татарстан Республикасының махсус белем бирү учреждениеләре базасында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен түгәрәкләр һәм секцияләр ачуга юнәлдереләчәк. Акция «Идел буе экологиясе» предприятиеләре төркеме һәм «ЭкоЛаб» компанияләр төркеме белән берлектә үткәрелә. Әлеге идея «Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Сарман муниципаль районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе хезмәткәрләре тарафыннан да хупланды. Җыелган һәр килограмм макулатура урмандагы бер агачның тормышын саклап калуын аңлап, һәркем актуальлеген югалткан китапларын, газета-журналларын алып килде. Нәтиҗәдә 110 килограмм җыелган кәгазь «ЭкоЛаб» компанияләр төркеме көче белән кабул итү пунктына җибәрелде.