Без чемпионнар

2019 елның 6 мае, дүшәмбе

Казан шәһәренең РОО “Доброе дело” активистлары Аксубай Муниципаль районының “Хыял” балалар һәм яшьүсмерләр приюты” тәрбияләнүчеләренә махсус  профессиональ брендлы спорт киемнәре бүләк иттеләр. Үлчәп теккәндәй таман өс киемнәрен киеп алган тәрбияләнүчеләр “Юность” спорт комплексының мәйданчыгына юл тоттылар. Командалардан, җанатарлардан, тренирдан, коментатор һәм судьядан торган чып-чын футбол матчы булды. “Юность” исеме астында уйнаган команда “Без чемпионнар матчы” җиңүчесе исемен алдылар һәм Кубокка ия булдылар. Матчта катнашкан һәрбер тәрбияләнүче истәлекле бүләкләр алдылар.

“Без чемпионнар” – балалар һәм яшьүсмерләр белән эшләүнең өчен иң яңартылган, тулыландырган программа булып тора. Футбол бөтен буын кешеләре өчен дә яратып кабул ителгән уен, аның максаты булып бердәмлек тора. Ә безнең төп бурычыбыз исә - ул сәламәт яшәү рәвеше”, - дип ассызыклады Екатерина Курапова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International