2019 елның 6 маенда “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Гаилә учагы” дигән темага танып – белү әңгәмәсе булып узды.
Әңгәмәнең максаты булып гаиләдә мөнәсәбәтләрне ныгыту, бер – береңә, олыларга хөрмәт тәрбияләү торды.
Беренче өлештә гаилә төшенчәсен ачыкладылар. Балалар үз гаиләләре турында сөйләделәр.
Икенче өлештә табышмаклар чишү булды, төрле кызык хәлләр белән таныштылар.
Шөгыль иҗади эш белән тәмамланды. “Ябалаклар” дигән аппликация ясадылар.
Чарада 15 кеше катнашты.