ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2019 ел
шимбә

Халыкара балаларны яклау көнендә Яшел Үзән муниципаль районындагы «Балалар һәм яшүсмерләр өчен «Гнездышко» социаль приютында  тәрбияләнүче балаларның «Вулкан» мотоклубы  әгъзалары белән очрашу күркәм традициягә әверелде.

Балаларны яклау көнендә "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр өчен приютында "шатлык галактикасы" лагере ачылды.


31
май, 2019 ел
җомга

Традиция буенча 15 ел рәттән Радик һәм Асия Закировлар гаиләсе 2019 елның 31 маенда     «Чын күңелдән " дип исемләнгән хәйрия чарасы үткәрделәр.

2019 елның 31 маенда Балтач районының социаль - тернәкләндерү бүлекчәсендә янгын вакытында үз-үзеңне тоту буенча тактик өйрәнүләр уздырылды.

Бөтендөнья тәмәкесез көне Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан оештырылды һәм ел саен 31 майда билгеләп үтелә.

Җәйнең беренче көнендә без һәрберебез өчен иң кадерле бәйрәмнәрнең берсе – Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтәбез.  Бу бәйрәм уңаеннан Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен күңел ачу-танып-белү квесты узды. 

2019 елның 31 маенда «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагоглары балаларны яклау көненә багышланган «Кечкенә җиңүләр» программасы кысаларында «Непоседа» уен бүлмәсе белән берлектә мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен «Бәхетле балачак»дигән бәйрәм чарасы оештырдылар.

31 нче май көнне «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют әлеге бәйрәмнән читтә калмады, алар балалар өчен әкият дөньясына алып кереп онытылмаслык чара оештырды. 

2019 елның 31 нче май көнне Югары Утар балалар йортында балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чарасы булып узды. Бәйрәм интернатның шарлар белән бизәлгән урам сәхнәсендә булып узды. Бәйрәм күңелле уеннар һәм балаларга таныш җырлар белән башланып китте.

   Бөтендөнья тәмәкедән баш тарту  көне  уздыру сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән. 

   Хәзерге заман кешесенең начар гадәтләре күп. Шуларның берсе-тәмәке тарту. Ул сигарет составындагы никотинга күнегүгә китерә.  Бу организмда матдәләр алмашу процесслары бозылуы, үпкә һәм башка органнарга начар тәэсир итүе белән куркыныч.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International