Күп кенә заманча кешеләр бу сәламәтлеккә нинди зыян китерүен сизмичә, даими яки вакыт-вакыт тәмәке тарта.Бөтендөнья тәмәкесез көне Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан оештырылды һәм ел саен 31 майда билгеләп үтелә.Аның төп бурычы – белем бирү, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру һәм начар гадәтләрдән баш тартуда ярдәм итү.
Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында да Бөтендөнья тәмәкесез көненә багышланган чаралар уздырылды.
Башта трудотерапия дәресләрендә социаль хезмәтләр алучылар тәмәке тартуның зыяны турында плакат ясадылар, анда тәмәке тартучы кешене кара үпкәләр белән ясадылар, аннары аның үпкәләрен ак чәчәкләр белән капладылар, бу үзенең начар гадәтен ташлаган кешенең бәхетле терелүен символлаштырды. Психолог һәм учреждение медиклары тәмәке тартуның зыяны турында әңгәмә уздырдылар, тәмәке тартучылар өчен дә, тирә-юньдәгеләр өчен дә тәмәке тартуның зарарлы йогынтысы турында сөйләделәр, тәмәке тартуны ничек ташларга өйрәттеләр. Көн буе «Тәмәкене бир – кәнфит ал!"акциясе узды. Социаль хезмәт алучылар әлеге акцияне бик теләп хупладылар.