«Асылташ» социаль приютында Балаларны яклау көне

2019 елның 31 мае, җомга

Җәйнең беренче көнендә без һәрберебез өчен иң кадерле бәйрәмнәрнең берсе – Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтәбез.  Бу бәйрәм уңаеннан Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен күңел ачу-танып-белү квесты узды. Бәйрәм «остаз» социаль проекты кысаларында Волонтер Басыр Ганиев тарафыннан оештырылды.

Чараның максаты - балаларга шатлыклы кәеф, яхшы мөгамәлә, уңай климат тудыру. 

Әлеге чарада балалар интеллектуаль-танып-белү ярышларында, спорт ярышларында һәм иҗади эшләрдә катнаштылар. Балалар үзләренең белемнәрен, эрудициясен, ихтыярын, чыдамлыгын һәм спорт чыныгын күрсәттеләр. Барлык сынауларны балалар зур кызыксыну һәм соклану белән уздылар. Бу эштә төп ярдәмчеләр - дуслык һәм ярдәмчеллек. Квестның соңгы этабында балалар «Теләкләр журналында» үз хыялларын һәм өметләрен яздылар.

Чара ахырында приютта тәрбияләнүчеләрне «Содексо-Евроазия» ҖЧҖ спонсорлары оештырган бәйрәм өстәле көтте.

Бәйрәм барлык балаларга да бик күп уңай эмоцияләр, шатлык һәм бәхетле балачак өчен рәхмәт хисләре алып килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International