Халыкара балаларны яклау көнендә Яшел Үзән муниципаль районындагы «Балалар һәм яшүсмерләр өчен «Гнездышко» социаль приютында тәрбияләнүче балаларның «Вулкан» мотоклубы әгъзалары белән очрашу күркәм традициягә әверелде. Очрашуның төп максаты - дуслык һәм аралашу аша балаларда игелеклелек, ярдәмчеллек, хезмәттәшлек тәрбияләү, балалар коллективына күңелле һәм дустанә атмосфера кертү. Башта балалар өчен «Маски-шоу» мастер-класс үткәрелде, аннары төрле хәрәкәтчән уеннар уйнадылар, соңыннан дуслык турында җырлар җырладылар.