Бөтендөнья тәмәкедән баш тарту көне уздыру сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән.
Хәзерге заман кешесенең начар гадәтләре күп. Шуларның берсе-тәмәке тарту. Ул сигарет составындагы никотинга күнегүгә китерә. Бу организмда матдәләр алмашу процесслары бозылуы, үпкә һәм башка органнарга начар тәэсир итүе белән куркыныч.
Бөтендөнья тәмәкесез көн кысаларында Сарман районының «Волонтёр» иреклеләр берләшмәсе активистлары «Тәмәке тартма!» акциясе уткәрде. Акциянең максаты - тәмәке тартуның зыяны турында мәгълүмат тарату, тәмәкегә бәйлелекне киметүгә ярдәм итү.
Тәмәке тартуга каршы көрәшкә һәркем үз өлешен кертә ала. Бу максатта сез үз гаиләгезне һәм дусларыгызны пассив тәмәке йогынтысыннан сакларсыз һәм акчагызны янга калдырырсыз. Көн саен тәмәке «ашаган» акчаны сәяхәтләргә барырга, тәмле сәламәт ризыкка һәм хыялны тормышка ашыруга сарыф итәрсез. Бу бик күп ләззәт китерү белән бергә сезнең тормышны да озынайтыр!