Традиция буенча 15 ел рәттән Радик һәм Асия Закировлар гаиләсе 2019 елның 31 маенда «Чын күңелдән " дип исемләнгән хәйрия чарасы үткәрделәр. Бу ел юбилей елы булды. Бәйрәмдә 169 инвалид бала һәм аларның әти-әниләре катнашты. Бәйрәм Закиров гаиләсе пекарнясында җитештерелә торган татлы күчтәнәчләр белән чәй эчүдән башланды. Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре, «Волонтер» балалар үзәге активистлары һәм мәдәният бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә балаларга күңелле уеннар оештырдылар. Ә аз хәрәкәтләнә торган балалар өчен махсус уеннар үткәрелде. Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И. Ф. Гайнетдинов күпьеллык хәйрия эшчәнлеге, инвалид балаларга игътибар күрсәткәннәре өчен Закировларга рәхмәт белдерде. "Татарстан Республикасы инвалидлар җәмгыяте" Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татар республика оешмасы рәисе Р. Ш. Ганибаев исеменнән һәм Балтач районы башлыгы Р. Р. Нотфуллин исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.
Барлык катнашучылар өчен дә дулкынландыргыч һәм көтеп алынган вакыйга иганәчеләрдән лотерея булды. 15 ел тулу уңаеннан лотерея отышлы булды. Барлык балалар да Асия һәм Радик Закировлар, Рамил һәм Галия Закировлар, Гөлнара һәм Рөстәм Хөснетдиновлар гаиләсеннән көтелгән бүләкләрен алдылар (телевизор, планшетлар, йомшак уенчыклар, китаплар һәм башкалар). Балтач шәһәр тибындагы бистәсенең яшь артистлары концерт программасын тәкъдим иттеләр.
Барлык инвалид балалар да, концертта катнашучылар бүләккә азык – төлек пакетлары алдылар. Чарада катнаша алмаган балаларга бүләкләр өйләренә барып тапшырылды.