Әгәр янгын килеп чыкса...

2019 елның 31 мае, җомга

2019 елның 31 маенда Балтач районының социаль - тернәкләндерү бүлекчәсендә янгын вакытында үз-үзеңне тоту буенча тактик өйрәнүләр уздырылды.

Өйрәнүләр барышында янгын сүндерү командасының объектка килеп җитү, эвакуациянең төгәл вакыты исәпкә алынды. Шулай ук бүлекчә хезмәткәрләренең янгын турында дөрес итеп хәбәр итүе, беренчел янгын сүндерү җайланмаларын дөрес куллану күнекмәләре, янгында зыян күрүчегә беренче медицина ярдәме күрсәтү алымнары тикшерелде.

Өйрәнүләрдән сон Эдуард Николаевич гадәттән тыш хәл вакытында нинди телефон номеры буенча шалтыратып хәбәр итәргә кирәклеген искәртеп үтте hәм көндәлек тормышта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International