ЯҢАЛЫКЛАР


2
июль, 2019 ел
сишәмбе

«Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Ольга Луб мөмкинлекләре чикләнгән 10 бала өчен «Тере зарядка» дигән төркемле дәрес үткәрде.

Здравушка «тернәкләндерү үзәгендә «Ата-аналарга балалар хокуклары турында»дигән семинар булып узган. Ата-аналар һәм яшүсмерләр белән гомумкешелек, халыкара хокук турында әңгәмә үткәрелде. БМО Конвенциясен Бала хокуклары турында аңлатучы тематик видеороликлар күрсәтелде. Әлеге конвенция 90 нчы еллар башыннан Россия Федерациясендә ратификацияләнгән.

Көн тәртибендә икенче мәсьәлә ата-аналарга үзмәшгуль гражданнарның керемнәрен легальләштерүнең заманча мөмкинлекләре турында хәбәр итү булды. Барлык катнашучыларга «Минем салым» мобиль кушымтасы, шулай ук сайтның веб-кабинеты аша һөнәри керемгә салым түләүче сыйфатында тиз арада, читтән торып теркәү тәртибен аңлатучы белешмәлек тапшырылды lknpd.nalog.ru

   2019 елның  2 июлендә   Масловка авылында ата-аналары алимент түләүдән баш тарткан балигъ булмаган балалар белән гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләсе буенча күчмә комиссия утырышы узды.

02.07.2019 “Астра” тернәкләндәрү үзәгендә тәрбиячеләр Апикова Р.А. һәм Самойлова Г.Р. “Бөтендөнья халыкларының бердәмлеге” темасына әңгәмә уздырдылар.

Сарман  районы “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге өйгә йөреп хезмәт күрсәтү бүлегендәге Гарипова Мәрьям Сафин кызы 1 июль көнне үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Яңа Чишмә муниципаль районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе үтенече буенча, тыл хезмәткәре, социаль хезмәт алучы Сафин Миңнулланың өй түбәсен ремонтлау эшләре башкарылды. Ремонтны ясап чыгу өчен акча мәсьәләсен район башлыгы Козлов В.М. хәл итте. Шулай итеп, хәзер Миңнулла бабайга бернинди яңгыр да куркыныч түгел.

Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Ялган психологиясе» дигән темага мини-тренинг үткәрде.

Сарман муниципаль районындагы «Шәфкатъ» үзәге социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесенең социаль хезмәткәре Шакирова Резидә Әхәт кызы күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасы халкына социаль хезмәт күрсәтү системасын камилләштерүгә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Премьер-министры А. В. Песошинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

  Сарман муниципаль районындагы “Шәфкатъ” үзәге хезмәткәрләре “Иң яхшы социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе хезмәткәре – 2019” Бөтенроссия конкурсының республика этабында  “Социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең иң яхшы социаль хезмәткәре» номинациясендә социаль хезмәткәр Хәмитова Раушания Рәшид кызы һәм  “Социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең иң яхшы шәфкать туташы” номинациясендә массаж буенча шәфкать туташы Сафаргалина Резидә Соббух кызы катнаштылар һәм II урынны яуладылар.

Сары тәлинкәдә Ак ободок. Егетләр һәм кызлар, Мин нинди чәчәк?

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International