Здравушка «тернәкләндерү үзәгендә «Ата-аналарга балалар хокуклары турында»дигән семинар булып узган. Ата-аналар һәм яшүсмерләр белән гомумкешелек, халыкара хокук турында әңгәмә үткәрелде. БМО Конвенциясен Бала хокуклары турында аңлатучы тематик видеороликлар күрсәтелде. Әлеге конвенция 90 нчы еллар башыннан Россия Федерациясендә ратификацияләнгән.
Көн тәртибендә икенче мәсьәлә ата-аналарга үзмәшгуль гражданнарның керемнәрен легальләштерүнең заманча мөмкинлекләре турында хәбәр итү булды. Барлык катнашучыларга «Минем салым» мобиль кушымтасы, шулай ук сайтның веб-кабинеты аша һөнәри керемгә салым түләүче сыйфатында тиз арада, читтән торып теркәү тәртибен аңлатучы белешмәлек тапшырылды lknpd.nalog.ru