«Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Ольга Луб мөмкинлекләре чикләнгән 10 бала өчен «Тере зарядка» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максат: хәрәкәт активлыгын үстерү, хәрәкәтне координацияләү, эмоциональ фонны яхшырту.
Төркемле дәрестә катнашучылар «Балалар иртән иртүк торып бастылар», «Сикереп, чабып торачакбыз», «Гриша барды», «Ә урманда караҗиләк үсә» күнегүләрен башкардылар. Балалар алып баручының күрсәткән хәрәкәтләрен кабатларга тырыштылар: утырырга, чиратлап аякларны, кулларны күтәрергә, өскә үрелергә, тирә-юньгә әйләнергә, сикерергә, урында атларга. Уен формасында катлаулы булмаган физик күнегүләр балаларда хәрәкәт сәләтен үстерә, сәламәтлекне ныгытуга һәм мөстәкыйль физик йөкләнешләргә ихтыяҗ тәрбияли. Актив зарядкадан соң тәнәфес оештырылды, балалар спорт турында табышмаклар чиштеләр.
Дәрес ахырында, балалар үтенече буенча, «Күбәләк», «Ә сәгатьләр бара» дигән кечкенә физкультминуткалар үткәрелде. Физкультминуткалар организмга уңай тәэсир итеп кенә калмый, алар балага акыл эшчәнлеге вакытында тынычланырга мөмкинлек бирә һәм гармонияле физик үсешкә ярдәм итә. Шулай ук әлеге күнегүләр комплексы ихтыяр сыйфатларын үстерүгә ярдәм итә.
Гомумән алганда, дәрес күңелле атмосферада узды, катнашучылар бик канәгать калды.