«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Ялган психологиясе» дигән темага мини - тренинг

2019 елның 2 июле, сишәмбе

 

Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Ялган психологиясе» дигән темага мини-тренинг үткәрде.

Тренингның максаты: социаль хезмәт алучыларга башка кешенең эчке дөньясын, аның фикерләрен һәм хис-тойгыларын аңлавын үстерүгә ярдәм итү һәм өйрәтү.

Тормыш үсә, алга бара, аңа күңелсезлекләр  кертеп  ялган тормышыбызны озата бара,ә үзеңне алданган кеше итеп хис итү бик күңелсез. Ялганны тану җиңел түгел, чөнки әңгәмә барышында кеше барлык мәгълүмат каналларын да җәлеп итә: сөйләмне, сүзсез аралашуны һәм тәртипне. Кешенең ялганлаганын яки ялганламаганын аңлау өчен, аның мимикасына, ишарәләренә, кыяфәтенә һәм йөрүенә, тавыш интонациясенә игътибар итәргә мөмкин. Шәрбәл булмаган билгеләр буенча ялганлауны ачыклау өчен сөйләшү вакытында кешенең үз-үзен тотышыннан күзәтергә була. Ялганлаганда кешенең реакциясе һәм чырае үзгәрә.

Чара тренинг темасын формалаштыруда ярдәм итә торган риваятьләрдән башланды. «Шәрбәл булмаган билгеләр буенча ялганлауларны ачыклау» – дигән әңгәмә белән чара дәвам ителде. Теманы тирәнрәк аңлау өчен, «Ике дөреслек һәм ялган», «Контрабандачылар» – дигән ситуатив күнегүләр ясалды. Чара теманы ныгыту һәм үзләштерү өчен видеороликлар карау белән тәмамланды.

Социаль хезмәт алучылар тренингта актив катнаштылар, уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф күтәренкелеге алдылар. Уздырылган тренингтан соң, катнашучылар алган белемнәрнең башка кешеләрне аңлау өчен кулланачагын билгеләп үттеләр.

Тренингта 12 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International