Яңа Чишмә муниципаль районында яшәүче тыл хезмәткәренең өй түбәсен ремонтлау.

2019 елның 2 июле, сишәмбе

Яңа Чишмә муниципаль районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе үтенече буенча, тыл хезмәткәре, социаль хезмәт алучы Сафин Миңнулланың өй түбәсен ремонтлау эшләре башкарылды. Ремонтны ясап чыгу өчен акча мәсьәләсен район башлыгы Козлов В.М. хәл итте. Шулай итеп, хәзер Миңнулла бабайга бернинди яңгыр да куркыныч түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International