Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә өйгә йөреп хезмәт күрсәтү бүлегендә социаль хезмәт алучының 95 яшьлек юбилее

2019 елның 2 июле, сишәмбе

Сарман  районы “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге өйгә йөреп хезмәт күрсәтү бүлегендәге Гарипова Мәрьям Сафин кызы 1 июль көнне үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Мәрьям апа крестьян гаиләсендә сигезенче бала булып дөньяга килә. Ул Сарман районы Карашай Саклау авылында үзенең бәхетле балачагын үткәрә. Шундый ук яшь кызлар төркеме белән эшкә чакырылганнан соң, хезмәт юлын Сталинград хәрби заводында үткәрә.  Аннан Сталинград янындагы урман кисү эшлэрен башкарганнан соң, туган ягына әйләнеп кайта.  Гариф абыйга кияүгә чыгып, гаилә корып җибәрәләр. Бердәнбер  уллары Нәкыйпны тәрбияләп үстерәләр. Ильич исемендәге  колхозда умартачы булып эшләп пенсиягә чыга.  Мәрьям апа бүгенге көндә  лаеклы ялда һәм ул әле дә оптимизм һәм тулы тормыш белән яши.  Мәрьям апа үзенең Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче улы, оныклары Һәм оныкчыкларына, социаль хезмәткәр Фәхразиева Гөлфиягә рәхмәтле.

Юбилее белән Мәрьям Сафиновнага туганнары, райондагы вәкилләр килде. Барысы да юбилярга сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм иминлек теләделәр. Мәрьям апа барлык катнашучыларга да рәхмәт белдерде һәм барлык башлангычларында  уңышлар теләде. Ул үзенең 100 еллык юбилеен да яхшы сәламәтлектә, күтәренке кәефтә  каршы алыр дип өметләнеп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International