Сарман муниципаль районындагы “Шәфкатъ” үзәге хезмәткәрләрен тәбрикләү

2019 елның 2 июле, сишәмбе

Сарман муниципаль районындагы “Шәфкатъ” үзәге хезмәткәрләре “Иң яхшы социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе хезмәткәре – 2019” Бөтенроссия конкурсының республика этабында  “Социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең иң яхшы социаль хезмәткәре» номинациясендә социаль хезмәткәр Хәмитова Раушания Рәшид кызы һәм  “Социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең иң яхшы шәфкать туташы” номинациясендә массаж буенча шәфкать туташы Сафаргалина Резидә Соббух кызы катнаштылар һәм II урынны яуладылар.

Аларга Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының чираттагы утырышында  Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова дипломнар һәм 20 меңлек сертификатлар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International