Яшел Үзән муниципаль районындагы «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты балалары «Алые паруса» китапханәсе хезмәткәрләре әзерләгән чарада катнаштылар. Бәйрәм Россия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган иде.
Китапханә хезмәткәрләре чара барышында уен формасында балаларны гаилә кыйммәтләре белән таныштыру, якын һәм кадерле кешеләргә игътибарлы булырга өйрәтү максатын куйдылар.
Мәгълүмат өлешеннән соң балалар төрле конкурсларда һәм викториналарда актив катнаштылар.