Анын максаты-балаларның сәламәтлеген физик яктан ныгыту, физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, физик үсеш нигезендә баланың шәхесен төрле яклап үстерүгә ирешү.
2019 елның 3 июлендә Үзәк паркта «Саф һавада уеннар» исеме астында сәламәтләндерү чарасы узды . Әлеге мәйданчыкка социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 16 балигъ булмаган бала килгән.
Балалар барлык уеннарда да актив катнаштылар: «Диңгез дулкынлана», «Мәчеләр һәм тычканнар». Конкурслар активлыкның төрле төрләренә исәпләнгән иде. Балалар «Һава шары» дигән сулыш гимнастикасы белән шөгыльләнде, сәламәтлекне ныгытуга юнәлдерелгән күнегүләргә өйрәнелде. Барлык катнашучылар да вакытны күңелле һәм файдалы итеп үткәрделәр, уңай эмоцияләр алдылар.