Мультфильмнар-теләсә кайсы бала тормышының аерылгысыз өлеше. Барлык балалар да бик күп мультфильмнарны беләләр һәм яраталар.
3 июль 2019г «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Дәүләтшина Н.И. балалар белән «Яраткан мультфильмнардан җырлар»мультвикторинасы үткәрде.
Викторинаның максаты: һәр баланы актив иҗади процесска җәлеп итү. Балаларга үзебезнең мультфильмнардан җырларга мәхәббәт тәрбияләү.
Яшь тамашачылар музыкаль өзекләр буенча балалар җырларыннан мультфильмнар таптылар, геройларның исемнәрен атадылар, геройларны еш кабатлаган фразларны искә төшерделәр. Ә иң ошаган җырларны башыннан ахырына кадәр рәхәтләнеп җырладылар. «Кечкенә үрдәкләр биюе», «Барбарики» биюләрен биеделәр, «Булышучы»музыкаль-ритмик уен уйнадылар.
Балаларга бик кызыклы һәм күңелле булды, хис-кичерешләр алдылар, канәгать һәм бәхетле булып калдылар.