«Тормыш дәвам итә»

2019 елның 5 июле, җомга

«Яр Чаллының картлар һәм инвалидлар йорты» Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә 2019 елның 5 июлендә «Тормыш дәвам итә» музыкаль-шигъри кичә узды. Социаль хезмәт алучылар алдында Попова Лидия Васильевна җитәкчелегендә сәламәтлекләре чикләнгән актив һәм иҗади кешеләр чыгыш ясады.

Интернат-йорт кунаклары заманча җырлар башкардылар, сценкалар күрсәттеләр, Коклин Александр авторлык шигырьләрен укыды.

Сәламәтлекләре буенча чикләнгән кешеләр катнашындагы чаралар рухның ныклыгы, какшамас ихтыяр үрнәге булып тора.

Интернат-йортның яшел залында җыелган тамашачылар артистларга чын күңелдән рәхмәт әйттеләр. Нык сәламәтлек, башлангычларда уңышлар теләп озаттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International