Оригами техникасы белән чәчәкләр әзерләнү буенча мастер-класс ”Изгелек” инвалидлар үзәгендә.

2019 елның 5 июле, җомга

     

   Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча  белгеч Зәмфирә Суфьянова гаилә, мәхаббәт һәм тугрылык көненә багышланган

 оригами техникасы белән чәчәкләр әзерләнү буенча  мастер-класс үткәрде.

Чараның максаты: кәгазьдән “Кашкарый” чәчәге ясау аша бәйрәм кәефе тудыру, гаилә гадәтләрен үстерү ,  пропагандалау һәм иҗади сәләтне үстерү иде.

Хезмәт  буенча  белгеч  социаль хезмәт алучыларны якынлашып килүче гаилә бәйрәм белән котлап ,аның мәхаббәт һәм тугрылык көне икәнен, барлыкка килү тарихын искә төшерде. 25 елдан да ким яшәмәгән, яхшы балалар тәрбияләп, башкалар өчен  үрнәк булган тату гаиләләргә багышлап “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен " медале барлыкка килүе турында сөйләде.

Медаль бар кешегә дә бирелми, ләкин бу бәйрәмдә аның символы булган кашкарый чәчәген ясап,  үзенең халәл җефетенэ һәркем бүләк итә ала.

Социаль хезмәт алучылар. мавыктыргыч шөгыль  аша,оригами техникасы белән кәгазьдән “Кашкарый” чәчәге ясарга өйрәнделәр. Чара ахырында катнашучылар алынган унай эиоцияләр өчен белгечкә үзләренең рәхмәтләрен белдерделәр һәм кашкарыйларны якыннарына, яраткан кешеләренә бүләк итәргә вәгъдә бирделәр.

Чарада  9 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International