8 июльдә Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Гаилә-ул йорт. Гаилә-ул мәхәббәт һәм тугрылык хөкем сөргән дөнья. Бу шатлык һәм кайгылар. Бу гадәтләр һәм традицияләр. Бу ныклы диварлар, һәм аның артында бары тик тынычлык һәм мәхәббәт хөкем сөрә ала. Гаилә безнең һәрберебез өчен иң мөһиме әйберләрнең берсе, тормышта иң кирәкле әйбер – ул гаилә. Бу бәйрәмнең үз символлары бар: ромашка - яшь кызлар аның таҗлары ярдәмендә сайлаган ярларының ярату-яратмау турында белгәннәр, һәм үзенең тугрылыгы белән билгеле булган аккош.
2019 нчы елның 8 нче июле көнне Түбән Каманың «Веста» үзәгендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү уңаеннан социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 17 гаилә өчен «Гаилә бәхете сере» дигән чара узды. Максат: гаиләдә гаилә иҗатын һәм хезмәттәшлекне үстерү, гаилә традицияләрен популярлаштыру, балаларда әти-әниләргә карата мәхәббәт һәм хөрмәт, гаиләң өчен горурлык хисләре тәрбияләү.
Бу көнне гаиләләр өчен бәйрәм тантанасы оештырылды, анда дулкынландыргыч шигырьләр, котлаулар һәм һәрбер гаиләгә тынычлык, яхшылык теләкләре яңгырады. Бу чара әтиләр, әниләр һәм балалар өчен күңелле һәм кызыклы конкурслардан башка узмады: «Баланы киендер», «Гаилә турында мәкаль җый», «Гаилә скульптурасы». Балалар белән беррәттән өлкәннәр җитезлектә, тизлектә ярыштылар. Волонтерлар дәртле, күңелле флешмоб күрсәттеләр. Чара азагында Гаилә гимны астында тантаналы бию күрсәтелде, анда һәр гаилә теләкләр теләп күккә үзенең һава шарын җибәрде.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне күңелле һәм матур узды. Чара катнашучыларда бик күп җылы һәм якты хисләр, якыннарына мәхәббәт һәм кайгыртучанлык бүләк итү теләге калдырды! Беркем дә әлеге чарадан битараф калмады, кешеләрнең елмаюлары һәм аларның рәхмәтләре моңа дәлил булып торды.