«Забота» үзәге социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе базасында "Түгәрәк өстәл" мәгълүмати-консультатив очрашу узды. Очрашуның максаты-яшүсмерләргә консультацияләр, төрле юнәлешләр бирү. Очрашуда Мамадыш шәһәре Советы Рәисе урынбасары Әгъләмов Айнур Хәлим улы, баш табиб урынбасары Вафин Илшат Илфар улы, РЦМП№27 мөдире Тахавиева Гөлназ Мансур кызы катнаштылар. Очрашуны "Забота" үзәге директоры урынбасары Наталья Геннадьевна Клинова ачып җибәрде, кунаклар белән таныштырды. Айнур Хәлим улы шәһәрнең үзәк урамын реконструкцияләү, яр буен реконструкцияләү планнары һәм башка бик күп нәрсәләр турында сөйләде. Очрашу план буенча узды сорау - җавап. Барлык сорауларга да тулы җаваплар бирелде. Соңыннан социаль хезмәт алучылар бүлек хезмәткәрләренә яхшы хезмәт күрсәткәннәре өчен рәхмәт әйттеләр.Мондый очрашунын топ максаты катнашучыларга төрле юнәлештэ консультацияләр тәкъдим итү.