8 июльдә Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Гаилә, мәхәббәт, наз һәм тугрылык кебек гомумкешелек кыйммәтләре тормышыбызда бик мөһим. Гаилә кешегә мәхәббәт, ярдәм, тотрыклылык һәм шатлык бүләк итә.
2019 елның 8 июлендә "Изгелек" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "Ныклы гаилә" проекты кысаларында оештырылган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган тантаналы чарада катнаштылар. Бу чара Г. Тукай исемндәге Әтнә дәүләт драма театры бинасында узды.. Аны Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесе Каюмов Айрат Фәнил улы һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Рәхимова Гөлфия Айдар кызы ачып җибәрделәр.
Котлау сүзләреннән соң бүләкләү тантанасы башланды. Алып баручылар Әтнә районының илле елдан артык бергә гомер иткән “алтын парларын” сәхнәгә чакырдылар. Өлкәннәр үзләренең дулкынландыргыч һәм гаҗәеп мәхәббәт тарихы белән уртаклаштылар. Алып баручыларның “Мондый озын гомер итүнең сере нидә?” дигән соравына алар сабыр булырга һәм бер-берсенә хөрмәт итәргә киңәш иттеләр.
Чара концерт номерлары һәм чәй эчү белән үрелеп барды. Әлеге чара тамашачылар күңелендә зур тәэсир калдырды һәм залда шатлык һәм тантаналык атмосферасын ассызыклады.