"Тормыш бүләк ит» дигән тугәрәк өстәл үткәрелде.

2019 елның 9 июле, сишәмбе

2019 нчы елның 9 нчы июлендә «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологлары Ләйсән Насыйрова "Абузар" мәчетенең дини конфессияләре вәкиле Али хәзрәт белән берлектә "Тормыш бүләк ит" дип исемләнгән түгәрәк өстәл «Тукай үзәк район хастаханәсендә» үткәрде.

Түгәрәк өстәлнең максаты булып абортларны кисәтү, булачак ата-аналарның физик, эмоциональ, психик, әхлакый һәм рухи сәламәтлеген саклау торды.

Әлеге чарада 12 балигъ булмаган бала катнашты.

Чара барышында Али хәзрәт әхлакый хәлләр һәм абортларга диннең мөнәсәбәте турында сөйләде. Психолог хатын-кызның организмы һәм аның психикасы өчен аборт нәтиҗәләре турында сөйләде, «Балага тормыш бүләк ит» темасына арт терапия үткәрелде, анда кыр чәчәкләреннән тормыш ярагын сурәтләүче панно булдырылган иде. Булачак балага тормышны ничек саклап калу мөһим икәнлеге турында әйтелде, чөнки тормыш кешегә бирелгән иң кыйммәтле нәрсә бит.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International