ЯҢАЛЫКЛАР


26
июль, 2019 ел
җомга

24.07.2019 Иске Шигали авыл җирлеге территориясендә «участок хезмәте» эше кысаларында Питрәч муниципаль районының «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре төрле категория гаиләләрдәге балалар һәм аларның ата-аналары белән чаралар циклы үткәрделәр

26 нчы июль, җомга

Тукай районы картлар hәм инвалидлар йортында социаль хезмәт күрсәтү буенча белгеч Э. Батталова  М.Ю. Лермонтов иҗатына багышланган әдәби кичә үткәрде.

Чарада катнашучылар язучының иҗатын искә алдылар. Әсәрләрен укыдылар. Авторның биографиясенэ тукталдылар, язучының әсәрләре буенча изотерапия үткәрелде. Чара барсына да ошады.

 

 

Яр Чаллы шәһәре«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Безнең хисләр дөньясы» дигән темага ком терапиясе үткәрде.

   2019 елның 23-24 июль көннәрендә «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре социаль ярдәм күрсәтү буенча белгеч Кашапова А.Х. һәм социаль педагог Хөсәенова Л.З. гаилә хәлен контрольдә тоту максатыннан социаль куркыныч хәлдә булган һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә бардылар.

    22 июль көнне Питрәч районы «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге тарафыннан социаль ярдәм алучы питрәчле Нестерова Диана Ивановна үзенең 80 яшьлек юбилеен каршы алды.

25 июль көнне Лениногорск муниципаль районының «Исток-Башлангыч «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Снежана Горбунованың балигъ булмаганнар арасында кабат хокук бозуларны һәм җинаятьләрне кисәтү максатыннан» үзгәрешләр җиле»социаль технологиясен тормышка ашыру кысаларында Туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырылды. Экскурсиядә 10 социаль хезмәт алучы балалар катнашты.

Кеше-ялгызлыкны авыр кичерүче зат. Безгә игътибар, кайгырту, хәл, аңлау кирәк. Ә шатлыкларны һәм кайгыларны уртаклашырга яраткан дуслар да булыша.

Арчаның  “Өмет чаткысы" тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен һөнәри юнәлеш бирү эшенә зур игътибар бирелә. Эшче һөнәрләр елы кысаларында 1995 елда Ф. К. Гарафиев тарафыннан оештырылган «Металл»  производствосына балаларга  экскурсия үткәрелде.

Аттракционнар паркында булу.

2019 елның 26 июлендә, “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучы гаиләләр балалары, бушлай Happy city дигән аттракционнар паркында булдылар.

 2019 нчы елнын 24 нче июлендэ Баулы шэхэре «Березка» инвалидларны тернэклэндеру узэгендэ социаль ярдэм алучылар очен Костюнина Ольга Ивановнанын эдэби-шигърият кичэсе оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International