Белгечләр чыгышы.
2019 елның 23-24 июль көннәрендә «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре социаль ярдәм күрсәтү буенча белгеч Кашапова А.Х. һәм социаль педагог Хөсәенова Л.З. гаилә хәлен контрольдә тоту максатыннан социаль куркыныч хәлдә булган һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә бардылар. Барлык гаиләләр дә спонсорлык ярдәме алдылар. Белгечләр балаларга Даноннан сөт коктейльләре тапшырдылар. Шулай ук гаиләдәге ата-аналарны «Россиядә эш» порталында теркәүдә ярдәм иттеләр.