Арчаның “Өмет чаткысы" тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен һөнәри юнәлеш бирү эшенә зур игътибар бирелә. Эшче һөнәрләр елы кысаларында 1995 елда Ф. К. Гарафиев тарафыннан оештырылган «Металл» производствосына балаларга экскурсия үткәрелде. Аларны оешма менеджеры Гарәфиев Фәрит каршы алды. Башта ул балаларны куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырды, аннан соң нинди технологияләр буенча эшләүләре һәм металлның нинди станокларда җитештерүләре белән җентекләп таныштырды. ГФК "Металл" -ул кадактан алып нефть, газ үткәргеч торбаларга кадәр комплекслы тәэмин итүче оешма. Ул түбә ябу, стена материаллары, сеткалар, металлоконструкцияләр җитештерү куәтләренә ия җитештерү компаниясы. Фәрит Фәнәвилевич белән бергә балалар профнастил, металл конструкцияләр, сэндвич панель, сетка, отделка түбәсе һәм әзер продукция цехында булдылар. Оештыручылар балаларга бу производствада эшләү өчен бик ышанычлы, хезмәт сөючән, профессиональ кешеләр алынуын аңлаттылар. Балаларга экскурсия бик ошады.