«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Безнең хисләр дөньясы» дигән темага ком терапиясе

2019 елның 26 июле, җомга

Яр Чаллы шәһәре«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Безнең хисләр дөньясы» дигән темага ком терапиясе үткәрде.

Чаранын максаты: социаль хезмәт алучыларның ресурс халәтләреннән файдалана белүләрен үстерү, киеренкелекне төшерү, психологик уңайлылык, уңай эмоциональ халәтне билгеләү. Үзрегуляция күнекмәләрен үстерү иде.

Әлеге чарада социаль хезмәт алучылар комда үзләренең куркуларын ясадылар. Аннан соң рәсем юкка чыкканчы өстенә ком сиптеләр һәм яңадан ком өсте тигезләнде, курку юкка чыкты. Катнашучылар курку ясаган урында материалдан һәм фигуралардан

 « күңелле картина» ясадылар. Алга таба социаль хезмәт алучылар комда үзләрен кыерсытучыны ясадылар, ә соңыннан җимерделәр, үзләрен кыерсытучының сынын алып комга күмделәр (ләкин кыерсытучыны түгел, ә үзләренең ачуын һәм үзләренең аңа ачуларын).

Чара нәтиҗәсендә социаль хезмәт алучылар уңай энергия алдылар, шомлану кимеде, психоэмоциональ торышлары яхшырды, уңай эмоциональ кәеф барлыкка килде.

Чарада 8 кешекатнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International