.jpg)
24.07.2019 Иске Шигали авыл җирлеге территориясендә «участок хезмәте» эше кысаларында Питрәч муниципаль районының «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре төрле категория гаиләләрдәге балалар һәм аларның ата-аналары белән чаралар циклы үткәрделәр. Психолог Шалимова Ф.Т. «Хәзерге заман гаджетларының йогынтысы»дигән әңгәмә үткәрде. Әңгәмә ахырында балаларга Интернет челтәрендә куркынычсыз тәртип» дигән буклетлар таратылды. Шулай ук балалар белән, яшүсмерләрдә экстремаль һәм гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту күнекмәләрен формалаштыру максатыннан, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, хокук бозуларны профилактикалау, «Ихтыяр көче», «Уңышка юл» дигән темага видеотренинг үткәрелде.
Кечерәк балалар белән социаль педагог Зайнетдинова А.Х. хәрәкәтле уеннарга, җитезлекне, тизлекне формалаштыру максатыннан «Күңелле стартлар» үткәрде.
Социаль эш буенча белгеч Груздева А.А. ата-аналар белән «Балачак илендә куркынычсызлык» дигән консультация уздырды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)