22 июль көнне Питрәч районы «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге тарафыннан социаль ярдәм алучы питрәчле Нестерова Диана Ивановна үзенең 80 яшьлек юбилеен каршы алды. Бу көнне аны котларга социаль эш буенча белгеч Матвеева А. Х. һәм социаль хезмәткәр Гобәйдуллина З. килде.. Аңа нык сәламәтлек, озын гомер, күңел көрлеге теләп, чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырдылар. "Өйдә бәйрәм» технологиясе өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә, 2019 елның гыйнварыннан башлап, өлкән яшьтәге ялгыз гражданнар һәм инвалидлар өчен, өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның тормыш сыйфатын яхшырту, аларда уңай кәеф булдыру, тормыш тонусын саклап калу максатыннан тормышка ашырыла. Технология спонсорларны җәлеп итү аркасында тормышка ашырыла.
.jpg)