2019 елның 6 нчы август көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатында “Шәфкатьлек” бүлегендә тәрбияче Эзекова Э.Р. “Көнбагыш” дигән темага рәсем дәресе үткәрде.
Максат: көнбагышны традицион булмаган ысул белән рәсем ясарга өйрәтү, кәгазь битендә ориентлашырга, вак моториканы үстерергә өйрәтү.
Рәсем белеменең дәрәҗәсен киңәйтүгә, эстетик һәм әхлакый тәрбия бирүгә, баланың акыллы үсешенә ярдәм итә. Рәсем ясау белән шөгыльләнү баланың тыемлау үсешен, аның моторикасын активлаштыра, сөйләм формалаштыруга уңай йогынты ясый.
Балалар зур кызыксыну белән көнбагыш рәсеменә карадылар. Ул кояшка охшаган.
Ап ак кәгазь битендә балалар сары, яшел буяулар белән рәсем ясадылар.
Һәр рәсем матур, кояшлы, безнең балалар кебек индивидуаль килеп чыкты. Аларның йөзләрендә шатлык балкый иде.
Бу шөгыль балаларга бик ошады.