2 август көнне Тукай районы “Шәфкатъ” социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлегенең хезмәтләреннән файдаланучы актив өлкәннәре сәламәт яшәү серләре белән уртаклашты. Очрашу барышында Калмаш, Биюрган, Югары Байлар, Иске Дөреш авылларында яшәүче апалар дару үләннәрен ничек һәм кайсы чирләрне дәвалаганда кулланулары турында сөйләде. Биюрган авылында яшәүче табиб Шайхетдинова Махинур Саеховна гимнастика, үзеңә-үзең массаж ясауның файдасы турында эйтеп китте. Социаль хезмәткәрләр Хисамова Мария, Салахутдинова Альмира битне чистарту серләренә өйрәтте. Очрашу чәй эчү белән тәмамланды.